Ратмир Мәүлиев
The Mayor of Ufa, Ratmir Mauliev, has been detained by the FSB on suspicion of abuse of office and receiving large-scale bribes related to land allocation for a hospital. He is being held until July 11.
Accessibility links төп эчтәлек төп меню эзләү сылтама хәтергә алынды ЯҢАЛЫКЛАР БАШКОРТСТАН ТАТАРСТАН КЫРЫМ ТАТАР-БАШКОРТ ДӨНЬЯСЫ СУГЫШ БЕЗНЕ ТОМАЛАДЫЛАР ШӘЛКЕМНӘР ӘҢГӘМӘ КОММЕНТАР ДИНИ ТОРМЫШ ПӘРӘВЕЗ ФӘН-ФӘСМӘТӘН КИНОХАНӘ ДӨНЬЯ ХӘЛЛӘРЕ ТАТАРЧА ПОДКАСТ ӘЙДӘ ONLINE IDEL.РЕАЛИИ БЕЗГӘ КУШЫЛЫГЫЗ! БАШКА ТЕЛЛӘРДӘ Idel.Реалии эзләү ЯҢАЛЫКЛАР Уфа мэры Ратмир Мәүлиев ике айга сак астына алынды 30 апрель 2026 уртаклаш фикерләр бастыр Bashkortostan — Ratmir Mavlyev Шәһәр башлыгы вазыйфа вәкаләтләреннән чыккан эшләр башкаруда (Русия Җинаять кодексының 286 маддәсе, 3 өлеш) һәм аеруча зур күләмдә ришвәт алуда (290 маддә, 6 өлеш) шикләнелә. 30 апрельдә Уфаның Совет районы мәхкәмәсе шәһәр мэры Ратмир Мәүлиевны 11 июльгә кадәр сак астына алды. Шәһәр башлыгы вазыйфа вәкаләтләреннән чыккан эшләр башкаруда (Русия Җинаять кодексының 286 маддәсе, 3 өлеш) һәм аеруча зур күләмдә ришвәт алуда (290 маддә, 6 өлеш) шикләнелә. Мәүлиев белән бергә тоткарланган Уфа башкарма комитетының җир һәм милек мөнәсәбәтләре идарәсе башлыгы урынбасары Рушат Фазлыйәхмәтов һәм "Агыйдел" кунакханәсе мөдире, шәһәр думасы депутаты Алексей Силин да 11 июльгә кадәр тикшерү изоляторына җибәрелде. Алар вазыйфа вәкаләтләренә карамаган эшләр башкаруда гына шикләнелә. Мәвлиев, Фазлыйәхмәтов, Силин һәм мэр урынбасары Агарагим Кагиргаджиев 28 апрельдә тоткарланды. Тикшерү мәгълүматынча, гаепләнүчеләр шәһәрдәге бер шифаханә җирендә мәйданы 1,3 мең дүрткел метрдан артык булган җир кишәрлеген "канунсыз рәвештә бүлеп алган". Тикшерүчеләр фикеренчә, 2025 елда Уфа башлыгы, үз вәкаләтләреннән файдаланып, төзелеш ширкәте вәкиленнән "ярдәм күрсәтү" өчен милек рәвешендә ришвәт таләп иткән. Мәүдиев Уфа хакимиятен 2022 елдан бирле җитәкли. Моңа кадәр ул муниципаль хезмәттә һәм җирле үзидарә оешмаларында эшләде, шул исәптән Нефтекамскм хакимиятендә, анда шәһәр башлыгы булып торды һәм төбәкнең иң яшь мэрларының берсе саналды. 🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма. 🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз! уртаклаш фикерләр бастыр This item is part of яңалыклар башкортстан БЕЗГӘ КУШЫЛЫГЫЗ! МӘГЪЛҮМАТ Азатлык Радиосы томаланды Азатлык Радиосы турында | Контакт Азатлык Радиосы материалларын куллану ЯЗЫЛУ Азатлык Радиосы хәбәрләре Азатлык Радиосы әсбабы Азатлык Радиосы © 2026 RFE/RL, Inc. | Бар хокуклар сакланган SM
Arrest Date
April 30, 2026